Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы булды

2025 елның 1 ноябре, шимбә

2025 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды, анда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләсе каралды. 

Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 7 маендагы Указы белән расланган Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән илкүләм максатларга ирешү өчен федераль дәрәҗәдә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты эшләнде.  

Татарстанда предприятиеләрне хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү буенча эш алып барыла. «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ базасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге (ТР ТКҮ) төзелде, үзәкнең төп бурычлары – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны тәэмин итү, предприятиеләрне хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектларга җәлеп итү, предприятиеләр хезмәткәрләрен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәтү. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыруның, шулай ук республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга комплекслы, системалы якын килүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International