ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казанда 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы экспортерларын сайладылар. «Ел экспортеры» конкурсы кысаларында республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында 5 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

2022 ел башыннан алып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды бизнеска ярты миллиард сумга якын финанс ярдәме күрсәтте.


23
апрель, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында система барлыкка китерә торган предприятиеләр, кече һәм урта эшкуарлык өчен ярдәмнең төп чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Бизнес вәкилләре өчен федераль һәм республика ярдәм программалары эшли. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.

«Россия Федераль Салым хезмәте тарафыннан күрсәтелгән контроль-касса техникасының агымдагы күрсәткечләренә анализ ясау Татарстан Республикасы ваклап сату азык-төлек базарында ихтыяҗның тотрыклануын күрсәтә. Озак саклана торган продуктларны сату күләме эталон атнадан түбәнрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, гомумшәһәр өмәсендә актив катнаштылар. Өмәдә министрлык бинасы янындагы территория тәртипкә китерелде, эш урыннарында генераль җыештыру үткәрелде.


22
апрель, 2022 ел
җомга

2022 елның 21 апрелендә интеллектуаль милек көне алдыннан Федераль интеллектуаль милек хезмәте (Роспатент) җитәкчесе Юрий Зубов «Уңышлы патент» федераль проекты финалистларын һәм лауреатларын игълан итте. Җиңүчеләрнең берсе – Татарстан эшкуары һәм уйлап табучы Марат Ильясов. Ул хәрәкәт активлыгын үстерүгә ярдәм итә торган тренажер – «Вертикаль арба» уйлап табуы өчен диплом алды.

Март башыннан кече һәм урта бизнес МСП Корпорациясенең һәм ҮБ ның ташламалы кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча 50 млрд сумлык финанслауны җәлеп итте. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Татарстан федераль ведомство программасы буенча алынган ярдәм күләме буенча лидер төбәкләр арасында.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча министрлыклар вәкилләре катнашында эшче төркем утырышын үткәрде, анда эшче төркем эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча тармак мәсьәләләре каралды.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Санкция басымы шартларында гамәлдәге ярдәм чаралары буенча Республика бизнесына консультация бирү өчен, кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшкуар үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International