Татарстанда эшкуарлар өчен кайнар линия эшли

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Санкция басымы шартларында гамәлдәге ярдәм чаралары буенча Республика бизнесына консультация бирү өчен, кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшкуар үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.

Бушлай консультацияне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләре үткәрә. Төбәк вәкилләре Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендә эшчәнлек алып бара – эшкуарлар, район чикләреннән чыкмыйча, аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. Элемтә өчен мәгълүмат Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә урнаштырылган.

24 февральдән 20 апрельгә кадәр белгечләр тарафыннан кайнар линия буенча 1700 гә якын шалтырату кабул ителде. Ешрак эшкуарлар микрозаймнар һәм финанс булмаган ярдәм чаралары буенча консультацияләр, импортны алмаштыру, МСП.РФ, ФАСТТРЕК.РФ цифрлы платформалары аша гаризалар бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук грантлар, кредит каникулы һәм үзмәшгуль гражданнарга ярдәм алу турында мөрәҗәгатьләр теркәлде.

Эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультация алырга, тәкъдимнәр калдырырга, шулай ук бизнесның төгәл сорауларына ярдәм чараларын сайларга кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International