Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанда кибетләрдә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек

2022 елның 23 апреле, шимбә

«Россия Федераль Салым хезмәте тарафыннан күрсәтелгән контроль-касса техникасының агымдагы күрсәткечләренә анализ ясау Татарстан Республикасы ваклап сату азык-төлек базарында ихтыяҗның тотрыклануын күрсәтә. Озак саклана торган продуктларны сату күләме эталон атнадан түбәнрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, сәүдә челтәрләрендә көн саен товар запасларына мониторинг дәвам итә. Базар запасларының тотрыклылыгын тәэмин итүне Оператив штабның Эш төркеме даими контрольдә тота.

Министр билгеләп үткәнчә, бу атнада халыкның Пасхага әзерләнү белән бәйле кайбер продуктларны ваклап сату күләмнәренең традицион артуы теркәлгән.

«Йомырка, он һәм үсемлек мае сату күләмнәре артты. Оператив штаб эше кысаларында әлеге динамика алдан фаразланды. Сәүдә челтәрләрендә товар запаслары ихтыяҗ артуны исәпкә алып формалаштырылган», – дип өстәде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«Кибетләрдә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек икәнлеген ассызыклады ул.

«Ял көннәре һәм май бәйрәмнәре алдыннан, дача чоры башлануны исәпкә алып, товар базарларында тотрыклылык булдыру максатыннан, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә шәһәр яны сәүдә челтәрләрендә товар запаслары күп булуны тәэмин итәргә кирәк», – дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International