2022 ел башыннан алып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды бизнеска ярты миллиард сумга якын финанс ярдәме күрсәтте.
Хәзер фонд портфелендә санкцион чараларга җавап буларак эшләтеп җибәрелгән һәм алучыларның максималь киң даирәсенә исәпләнгән 7 микрофинанс продукты эшли башлады. Ташламалы финанслау күз уңында социаль эшкуарлар, экспортерлар, үзмәшгульләр, сәнәгать парклары резидентлары, җитештерү предприятиеләре һәм башка эшчәнлек өлкәләре бар.
Микрозаймнар шартларын эшләгәндә, Икътисад министрлыгы эшкуарларның һәм эксперт эшлекле берләшмәләренең теләкләрен исәпкә алды, кире элемтә нигезендә микрофинанс продуктлары процент ставкаларының күләме Россия Үзәк банкының соңгы үсешенә кадәр (28.02.2022) гамәлдә булган төп ставкасы күләменә тиңләштерелде һәм 0,1 % тан 13,5 % ка кадәр тәшкил итә.
Ташламалы микрофинанслау кече компанияләргә, микробизнеска һәм хәтта стартапларга ташламалы ставка буенча өч елдан да артык булмаган срокка 5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкинлек бирә. Ярдәм «Кече бизнес һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Продуктларга ихтыяҗ турында сөйләсәк, хәзер бизнестан килгән гаризаларның күбесе, эшчәнлекнең юнәлешенә һәм заем финансларын җәлеп итү максатларына бәйсез рәвештә, барлык КУЭ субъектларына исәпләнгән «Ярдәм» программасы буенча. Шулай ук республиканың үзмәшгуль гражданнарыннан да гаризалар күп килә, алар өчен микрозайм шартлары еллык 5,5 % ташламалы ставканы күздә тота.
Кайбер микрофинанс продуктларының шартлары залог белән тәэмин ителешне күздә тота, микрозайм алу өчен үз залогы белән тәэмин ителмәгән эшкуарларга ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды ярдәм күрсәтә. «Ярдәм итү – 2022» ташламалы гарантия продукты шулай ук республика чаралар пакетына кертелгән һәм беренче 6 айда комиссия түләвен бетерүне һәм поручительлекнең 6 ай узганнан соң гына алына торган 1 % тан 0,5 % ка кадәр киметелгән түләү ставкалы 70 млн сумга кадәр арттырылган суммасын күздә тота.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен 8(843)524-90-90 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.