2022 елның 21 апрелендә интеллектуаль милек көне алдыннан Федераль интеллектуаль милек хезмәте (Роспатент) җитәкчесе Юрий Зубов «Уңышлы патент» федераль проекты финалистларын һәм лауреатларын игълан итте. Җиңүчеләрнең берсе – Татарстан эшкуары һәм уйлап табучы Марат Ильясов. Ул хәрәкәт активлыгын үстерүгә ярдәм итә торган тренажер – «Вертикаль арба» уйлап табуы өчен диплом алды.
Конкурста барлыгы илнең 21 регионыннан 129 хокук иясе катнашты.
Җиңүчеләргә Роспатент дипломнары һәм квалификация күтәрү программалары буенча Федераль сәнәгать милке институтында (ФИПС) уку өчен сертификатлар тапшырылды.
Конкурс уйлап табучыларның, илебез эшкәртүчеләренең, бизнес вәкилләренең игътибарын интеллектуаль милек өлкәсендә белем дәрәҗәсен арттыруга, коммерцияләүнең өстенлекләрен күрсәтү, әлеге эшләнмәләрне производствога кертү максатыннан оештырылды. Конкурсның максаты – 2021 ел нәтиҗәләре буенча икътисади нәтиҗә алган уйлап табуларны сайлау.