Хөрмәтле галимнәр, уйлап табучылар, инноваторлар һәм рационализаторлар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!
Интеллектуаль милек өлкәсе – дәүләтнең фәнни-техник һәм мәдәни потенциалын билгели торган төп ресурс.
Инновацияләр хәзерге дөньяда хәлиткеч роль уйный һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле өлкәләрендә кулланыла. Алардан башка җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә сыйфатлы алга китеш тә, дөнья икътисадында алдынгы позицияләрне саклап калу да мөмкин түгел.
Һичшиксез, икътисадның инновацион үсеше сәнәгатьтә фән һәм техниканың яңадан-яңа казанышларын киң куллану белән характерлана. Бу исә фән һәм производствоның нәтиҗәле хезмәттәшлегеннән, фәнне модернизацияләү һәм икътисадны инновацион үстерү процессларына җәлеп итүдән башка мөмкин түгел.
Моңа бәйле рәвештә, интеллектуаль милек базары аша инновацияләрне гамәлгә кертү өчен уңайлы шартлар тудыру Татарстан Республикасы икътисади сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора.
Интеллектуаль эшчәнлектә катнашучыларның барысына да иҗади һәм нәтиҗәле эшләүләрен, яңа идеяләр булдырып, аларны тормышка ашыруларын телибез!