Республиканың азык-төлек базарында товар запаслары буенча вәзгыять тотрыклы кала. Тикшерү дәвам итә. Сату челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә вице-премьер – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
30 апрельдә Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» дигән Халыкара акция узды. ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Биектау районының Дачный поселогы янындагы Биектау участок урманчылыгының урман фондында үсентеләр утыртуда актив катнаштылар. Әлеге акция кысаларында Бөек Ватан сугышы чорында үз гомерләрен биргән 378 мең татарстанлы истәлегенә республика территориясендә 378 мең үсенте утыртылачак.
ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Татарстаннан бердәм коллектив стенд составында халыкара күргәзмәләрдә катнашу өчен республика эшкуарларыннан гаризалар кабул итә башлый.
2022 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы (АГЗ РТ) 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркем утырышын үткәрде, анда тармак министрлыклары вәкилләре белән берлектә эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча атна эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде. Куйбышев һәм Горький тимер юллары җитәкчеләре катнашында узган чараның төп темасы – республика предприятиеләренең агымдагы шартларда йөк логистикасында барлыкка килә торган мәсьәләләре.
Судлар башкача финанс хезмәтләре кулланучыларыннан финанс оешмалары гамәлләренә шикаятьләр белән дәгъвалар кабул итми Шул ук вакытта, финанс оешмасы белән бәхәс туган очракта, Татарстан эшмәкәрләре, мәсьәләне җайга салу өчен, финанс вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итә алалар.
2022 елның 1 апреленнән www.budget4me.ru сайтында инициативалы бюджетлау проектларының VI Бөтенроссия конкурсы башланып китте. Конкурс 2021 елда гамәлгә ашырылган иң яхшы инициативалы бюджетлау проектларын ачыклау һәм тарату, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә инициативалы бюджетлауны үстерүне стимуллаштыру максатларында үткәрелә.
МСП.РФ Цифрлы платформасында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы кысаларында продукция китерүгә Россия һәм Белоруссиядән эре җитештерү компанияләренең һәм ритейлерларның ихтыяҗы цифрлаштырылган һәм тәкъдим ителгән.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Халыкара интеллектуаль милек көнен үткәрү кысаларында «Инноваторларга һәм бизнеска ярдәм итүнең цифрлы инструментлары» төбәкара стратегик сессиясе узды. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча урынга барып эшче төркем утырышын уздырды – Икътисад министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булдылар.