Татарстанда иң яхшы экспортерларны бүләкләделәр

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген Казанда 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы экспортерларын сайладылар. «Ел экспортеры» конкурсы кысаларында республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында 5 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде.

Чараны Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә төбәк Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды оештырды.

Конкурс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты ярдәмендә инде бишенче ел рәттән үткәрелә. «Ел экспортеры» кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында экспорт эшчәнлеге лидерларын ачыклауга һәм тышкы икътисади эшчәнлек буенча иң яхшы тәҗрибәне һәм практиканы танытуга юнәлдерелгән федераль инициатива булып тора.

Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклылыкны һәм икътисадый үсешне арттыруның төп факторларыннан берсе буларак карала. Санкцияләр белән бәйле тотрыксыз тышкы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, экспортерларга тулы бер хезмәт күрсәтүләр һәм ярдәм чаралары күрсәтеп һәм аларны дустанә илләрнең экспорт базарларына күчереп, экспорт эшчәнлеген алып бару өчен шартлар тудыру өстендә эшләүне дәвам итә. 

Агымдагы елда конкурста катнашу өчен республика эшкуарларыннан 70 гариза керде. Җиңүчеләр 5 номинациядә игълан ителде:

  • Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «ЭДЖЭ ГРУПП» ҖЧҖ –Россия һәм БДБ базарында җитештерү предприятиеләре өчен химия һәм нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итүче;
     
  • Хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «ТрансАвто» ҖЧҖ – предприятие оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә, шартлаткыч матдәләр җитештерү буенча махсуслашкан шәхси компанияләргә РФ, БДБ илләре һәм чит илләр буйлап куркыныч йөкләр ташуда махсуслашкан;
     
  • Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ – компания авыл хуҗалыгы продукциясен, аерым алганда, Европа һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә майлы, кузаклы һәм бөртекле культураларны чыгара;
     
  • Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие – «ФМЕТЕР» ҖЧҖ – Европа, Африка илләренә һәм Һиндстанга автотранспортны, авыл хуҗалыгы җиһазларын һәм төзелеш краннарын «әйберләр интернеты» челтәренә берләштерергә ярдәм итә торган чыбыксыз датчиклар чыгара.
     
  • Ел ачышы – "ВЕЛЛИКА" ҖЧҖ – предприятие Европа һәм БДБ илләренә балалар җиһазларын һәм балалар бүлмәләре интерьерлары өчен әзер карарлар чыгара.  

Җиңүчеләр дипломнар, чит телне өйрәнү өчен сертификатлар һәм истәлекле статуэткалар белән бүләкләнде. Моннан тыш, аларга конкурс эмблемасын продукцияләренең һәм алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатын раслый торган күрсәткеч буларак куллану хокукы бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International