Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча министрлыклар вәкилләре катнашында эшче төркем утырышын үткәрде, анда эшче төркем эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча тармак мәсьәләләре каралды.
«Икътисадка ярдәм итү өчен күп кенә федераль программалар эшли. Республиканың система барлыкка китерә торган предприятиеләре эше мәсьәләсе буенча: «Безнең бурыч – предприятиеләр һәм оешмаларның ярдәм итү буенча кабул ителгән чараларда максималь катнашуын тәэмин итү», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Система барлыкка китерә торган оешмалар өчен сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әйләнештәге акчаларын кредитлау каралган. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм агросәнәгать комплексының 17 система барлыкка китерә торган оешмасы ташламалы кредитлар алуга гариза бирде. Шул ук вакытта, тармак министрлыклары алдында торган төп бурыч – бирелгән гаризаларны тикшереп торуны тәэмин итү.
Шулай ук кичә энергетикада система барлыкка китерә торган оешмаларны кредитлау программасын раслау турында федераль дәрәҗәдә хәбәр ителде, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт өлкәсе оешмалары өчен тагын ике программа рәсмиләштерү стадиясендә. Министр ташламалы кредитлардан файдаланырга мөмкин булган предприятиеләргә һәм оешмаларга программалар турында мәгълүматны оператив җиткерүнең һәм ярдәм алуның барлык этапларында аларга булышуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Предприятиеләрнең, шул исәптән система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, импортны алмаштыру мөһим мәсьәлә булып тора. Импортны алмаштыруга ярдәм итү инструментларының берсе – Республика маркетинг үзәге (РМҮ). Эшче төркем кысаларында предприятиеләр тарафыннан «Импортны алмаштыру үзәге»нең элек сатып алына торган чит ил продукциясе каталогын тутыру динамикасын, шулай ук РМҮ ресурслары белән эшләгәндә предприятиеләрдә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Моннан тыш, эшче төркем утырышы кысаларында республиканың хезмәт базарындагы хәл турында да сөйләштеләр.
Туристлык сезоны башлануны исәпкә алып, утырышта шулай ук турислык өлкәсендә булган проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр турында доклад белән Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады.