Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында, гомумшәһәр өмәсендә актив катнаштылар. Өмәдә министрлык бинасы янындагы территория тәртипкә китерелде, эш урыннарында генераль җыештыру үткәрелде.