Март башыннан кече һәм урта бизнес МСП Корпорациясенең һәм ҮБ ның ташламалы кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча 50 млрд сумлык финанслауны җәлеп итте. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Татарстан федераль ведомство программасы буенча алынган ярдәм күләме буенча лидер төбәкләр арасында.
Татарстан Республикасы эшкуарлары 1,1 млрд сумлык 98 кредит рәсмиләштерде. Бүгенге көндә барлыгы кредит бирүне стимуллаштыру программасының (ПСК) гомуми лимиты 335 миллиард сум булып, корпорация портфеле 150 миллиард сумга җитте.
Кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча заемчылар арасында 90 % тан артык — кече һәм микробизнес вәкилләре. Кредитларның дүрттән өч өлешен диярлек (72 %) эшкуарлар әйләнештәге максатларга, тагын 28 % ын – заем акчаларын инвестицияләр өчен кулланганды. Кредит бирүне стимуллаштыру программасы буенча иң күп кредитны эшкәртү производствосы, транспортлау һәм төзелеш, шулай ук җәмәгать туклануы өлкәләреннән эшкуарлар алды.
2022 елның мартында Кредит бирүне стимуллаштыру программалары бизнес өчен кредит бирүнең төп программаларына әверелде. Бу Үзәк банкның төп ставкасы 20 % ка кадәр артуга карамастан, аның буенча ставкаларның теркәлгән булуы белән аңлатыла.
«Инвестицион кредитка сорау арту июнь аена туры килер дип көтәбез. Хәзер күпчелек компанияләр ставкаларның кимүенә дә исәп тотып көтә. Без хәзерге процентларның бизнес өчен югары булуын аңлыйбыз. Икътисадта вәзгыять яхшырыр һәм Үзәк банкка алга таба төп ставканы киметергә, ә безгә — кредит шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез», – диде КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
«Инвестиция» ПСК программасы инде 1,5 ай эшләвенә карамастан, КУЭ корпорациясенә «Сервис 360°» һәм социаль челтәрләр аша бизнестан, лимитлар һәм мәгълүмат булмауга сылтама ясап, банкларның аларга кредит бирүдән баш тартуларына шикаятьләр килү дәвам итә, дип өстәде ул.
«Барлык лимитлар һәм барлык кирәкле мәгълүмат күптән банкларга җиткерелде. Һәм аларның җитәкчелеге бу хакта белә. Ә кайдадыр урыннарда эшкуарларның әле дә мондый проблемалары туа икән, без мондый хәлләрне ачыклыйбыз. Безнең «Сервис 360°» аша, мәсьәләне тизрәк хәл итү һәм һәркемгә оператив ярдәм итү өчен, бизнестан мәгълүмат көтәбез, – дип ассызыклады Александр Исаевич.