ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Яшел Үзәндә икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты исеменнән ветераннарны һәм шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады.

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Бөек Ватан сугышы ветераны Гаврилов Генрих Даниловичта кунакта булдылар.


7
май, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы азык-төлек базарында тотрыклы хәл күзәтелә. Дача сезоны башлану белән бәйле кайбер продуктларны ваклап сатуның бераз артуы теркәлә. Сату челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗларыны канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүне Оператив штабның эш төркеме даими контрольдә тора.


6
май, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ведомство ветераны, тыл хезмәтчәне Нина Шакирҗановага бардылар, аны Юбилее белән котладылар.

Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышын үткәрде, анда тармак министрлыклары вәкилләре белән берлектә эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча атна эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән «Казан Электроприбор заводы» ААҖ ндә булды. Визит кысаларында икътисад министры компания җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алышты.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елда янә «Рационализаторлар марафоны» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында чаралар старт ала, алар онлайн-лекцияләр, белем бирү һәм уен воркшоплары, сессияләр һәм производствоны рационализацияләү һәм технологик яктан яхшырту өлкәсендә предприятиеләр хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру һәм практик тәҗрибәсен киңәйтү чараларының башка төрләре форматында уза.

Татарстан Республикасының 59 предприятиесе Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә кертелде. Болар автомобиль, химия сәнәгате, суднолар төзелеше, нефть продуктлары һәм электр энергиясе җитештерү, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм икътисадның башка тармакларында әйдәп баручы предприятиеләр. Оешмаларны исемлеккә кертү аларга федераль ярдәм чараларына – ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм дәүләт гарантияләре алуга дәгъва итәргә мөмкинлек бирә. 

ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә эшче төркем утырышы узды. Муниципаль берәмлекләр катнашында утырыш кысаларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча мәсьәләләр, шулай ук бизнеска ярдәм итүнең яңа федераль чаралары һәм аларда Татарстан эшкуарлык субъектларының катнашуы каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International