Татарстан Республикасы азык-төлек базарында тотрыклы хәл күзәтелә. Дача сезоны башлану белән бәйле кайбер продуктларны ваклап сатуның бераз артуы теркәлә. Сату челтәрләрендә һәм бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме ихтыяҗларыны канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүне Оператив штабның эш төркеме даими контрольдә тора.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне ассызыклады: товар базарларының алга таба тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм муниципалитетлар белән берлектә, социаль әһәмиятле товарларны үз вакытында китерү мөмкинлеген оператив рәвештә тикшерергә кирәк.
Хезмәт базарына килгәндә исә, республика буенча бер атна эчендә күрсәткечләр динамикасы түбәндәгечә. 6 нчы майга теркәлгән эшсезләр саны 10948 кеше тәшкил итә.
12 муниципаль берәмлектә бер атна эчендә эшсез гражданнар санының бераз артуы күзәтелә. Эшсезлек үсешен булдырмау буенча чаралар күрергә, моның өчен булган вакансияләрне кулланырга кирәк, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Ул билгеләп үткәнчә, бер атна эчендә тулы булмаган эш көне эшләүчеләр һәм вакытлыча эше туктатылганнар арту күзәтелә.
Кайбер предприятиеләр инде мәшгульлек буенча өстәмә чараларны тормышка ашыруда катнаша: бу вакытлыча эшкә урнашуны оештырганда хезмәт хакын өлешчә компенсацияләүгә субсидияләр алу; эштән азат ителү куркынычы янаган вакытта вакытлыча эшләрне оештырганда өлешчә хезмәт өчен түләүгә субсидияләр алу.
Республикада шулай ук система барлыкка китерә торган оешмаларга мониторинг дәвам итә. Куәтләрне тулыландыру һәм яңа кооперация чылбырларын урнаштыру буенча чаралар үткәрелә.
Министр билгеләп үткәнчә, йөкләрне өзлексез илтеп җиткерүне тәэмин итү предприятие һәм оешмаларның өзлексез эшен тәэмин итүнең мөһим элементларыннан берсе булып тора. Республикада еллык йөк ташу күләме 120 млн тонна чамасы тәшкил итә. Иң күп йөк ташу автомобиль транспортына туры килә – 59 %, тимер юл транспортына – 12,2 %, су транспортына – 23,6 %, авиа – 4,9 %.
Хәзерге вакытта илдә логистика чылбырларны үзгәртеп кору бара – Мәскәү төененнән һәм төньяк-көнбатыш федераль округыннан йөк ташу уртача 15 % ка кимеде һәм башка регионнарга бүленә, бу исә йөк ташуның чакрымын шактый арттыра.
Бу эшкә республиканың 36 эре авто йөк ташучысы җәлеп ителгән, аларда 15 меңнән артык кеше эшли. Предприятие һәм оешмалар өчен, булган автопаркны исәпкә алып, йөк ташуның ритмлылыгын тәэмин итү максатыннан, республикада йөк ташучылар өчен элек дус булмаган илләрдән сатып алынган техниканы һәм запас частьләрне яңарту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, дип искәртте министр.
Система барлыкка китерә торган сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләренә бер атна эчендәге ташламалы кредитларга килгәндә, 10,5 млрд сум хупланган. Бер атна эчендә 7,9 млрд сум акча бирелгән.
Кече һәм урта эшкуарлыкка карамаган оешмалар өчен шулай ук тотрыксыз ставкалы кредитлар буенча процент ставкаларын җайлаштыру механизмы да бар. Әлеге ярдәм чарасыннан 27 компания файдаланды, алар 10 млрд сумлык, шул исәптән бер атна эчендә – 10 оешма 4,4 млрд сумлык кредитларын яңадан рәсмиләштерделәр,
Импортны алмаштыру мәсьәләсе дә актуаль булып кала (чит ил чималы, материаллар һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итү). Бүгенге көндә республиканың эре предприятиеләре тарафыннан импортны алмаштыру буенча эш оештырылган.
Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес, шулай ук бюджет өлкәсе оешмалары өчен, дус булмаган илләрдән чит ил товарларын алмаштыру өчен, РМҮ ресурсларыннан максималь рәвештә файдаланырга кирәк.
2022 елның мартыннан алып бюджет өлкәсе оешмалары 3,4 млрд сумлык сатып алулар башкарган, аларның 2,4 млрд сумы, ягъни 70 % тан артыгы дустанә илләргә туры килә, дус булмаган илләргә – 1 млрд сум, ягъни 29,4 % ы туры килә.