Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән «Казан Электроприбор заводы» ААҖ ндә булды. Визит кысаларында икътисад министры компания җитәкчелеге белән санкцияләр шартларында агымдагы эш һәм үсеш планнары турында фикер алышты.
«Казан Электроприбор заводы» ААҖ Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә керә һәм илебезнең приборлар төзү өлкәсендә әйдәп баручы җитештерүчеләрнең берсе булып тора.
Завод эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – барлык типтагы һава суднолары өчен төрле системалар һәм приборлар, махсус техника, газ чыгару станцияләре өчен агрегатлар, диңгез һәм бронетанк техникасы җитештерү, шулай ук авиация һәм сәнәгать эшләнмәләре эшләү.
Авиация һәм граждан билгеләнешендәге продукция базарында предприятие инде 100 елдан артык эшли. Заводның җитештерү комплексы җыю, механик эшкәртү, кою, штамплау, инструменталь, гальваник, эретеп ябыштыру производстволарын, пластмассадан детальләр әзерләү, чорнау һәм башка бик күп нәрсәләрне үз эченә ала. Шулай ук завод заманча җиһазлы үз сынау базасына ия.
Визит барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятие җитәкчеләре белән санкцияләр шартларында завод очраша торган актуаль проблемалар турында фикер алышты. Предприятие мәгълүматлары буенча, дус булмаган илләр тарафыннан санкцияләр кертелүгә карамастан, эш штат режимында алып барыла.