Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Бөек Ватан сугышы ветераны Гаврилов Генрих Даниловичта кунакта булдылар.
97 яшьлек ветеран фронтта үткән еллары турында сөйләде, шулай ук үзенең хезмәт юлы тарихы белән таныштырды.
- Мин һәрвакыт кешеләрне яраттым, һәм бер кагыйдәгә таяндым: беркайчан да тавыш күтәрмәскә, кул астындагыларны башкалар каршында ачуланмаска. Кешеләр белән тыныч һәм үтемле итеп сөйләшергә кирәк, шул вакытта эш тә бара, – дип уртаклашты Генрих Данилович.
Ветеранны бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының йөрәк җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәвен теләделәр.
Генрих Данилович Гаврилов 3 дәрәҗә «Дан» Ордены, 1 дәрәҗә «Ватан сугышы» Ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.