2022 елда янә «Рационализаторлар марафоны» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында чаралар старт ала, алар онлайн-лекцияләр, белем бирү һәм уен воркшоплары, сессияләр һәм производствоны рационализацияләү һәм технологик яктан яхшырту өлкәсендә предприятиеләр хезмәткәрләренең белемнәрен арттыру һәм практик тәҗрибәсен киңәйтү чараларының башка төрләре форматында уза.
Марафонның максаты – хезмәт базарында кыйммәтләр нисбәтен үзгәртә торган карарларны һәм алдынгы инновацияләрне популярлаштыру, ә нәтиҗә буларак –рационализаторлар хәрәкәтен үстерүгә яңа импульс бирү. Марафонда катнашу уңай үзгәрешләр авангардында булырга, аларның юнәлешен һәм үсеш трендларын формалаштырырга, конкрет тармак, төбәк һәм бөтен ил масштабындагы икътисади процессларга йогынты ясарга омтылган барлык предприятиеләр һәм хезмәткәрләр өчен бик мөһим.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итә торган «Рационализаторлар марафоны»н РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә Һөнәри осталык үсеше агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) үткәрә.
2021 елда «Рационализаторлар Марафоны»ның беренче циклы –предприятиеләр хезмәткәрләре өчен укыту чаралары циклы үткәрелде. 2021 елгы Марафонда катнашучылар рационализаторларның үзләре күрсәткән рационализаторлык тәкъдимнәре һәм новаторлык идеяләренең реаль үрнәкләре белән таныштылар.
«Рационализаторлар марафоны – 2022» чараларын трансляцияләү онлайн-форматта узачак һәм бары тик теркәлгән кулланучыларга гына ачык булачак.
Теркәлү өчен сылтама: https://leader-id.ru/events/284488