Татарстанның 59 предприятиесе илнең система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә керде

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының 59 предприятиесе Россия икътисадының система барлыкка китерә торган оешмалары исемлегенә кертелде. Болар автомобиль, химия сәнәгате, суднолар төзелеше, нефть продуктлары һәм электр энергиясе җитештерү, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм икътисадның башка тармакларында әйдәп баручы предприятиеләр. Оешмаларны исемлеккә кертү аларга федераль ярдәм чараларына – ташламалы кредитлар, субсидияләр һәм дәүләт гарантияләре алуга дәгъва итәргә мөмкинлек бирә. 

Агымдагы елда федераль реестр санкция басымы шартларында Татарстан Республикасыннан тагын 28 оешма белән тулыланды. Исемлеккә кертү республика оешмаларына Россия банкларында 12 айга кадәр 10 млрд сумга кадәр һәм төркемнәргә исә 30 млрд сумга кадәр ташламалы кредитлар алырга мөмкинлек бирә.

Узган атнада ил Хөкүмәте тарафыннан транспорт комплексы система барлыкка китерә торган оешмаларына, мәгълүмати технологияләр өлкәсенә, шулай ук төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалгы өлкәсенә ташламалы кредит бирү буенча еллык 11 % лы яңа программалар эшләтеп җибәрелде. Агросәнәгать комплексының система барлыкка китерә торган оешмалары өчен ташламалы кредит бирү программасы шартлары киңәйтелде. Алар өчен заемның максималь күләме хәзер 5 млрд сумнан 7 млрд сумга кадәр арттырылды.

Шулай ук система барлыкка китерә торган предприятиеләр товарларны җитештерүгә чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү өчен субсидияләргә һәм гамәлдәге кредитларны реструктуризацияләү яки яңа кредит һәм заем облигацияләре бирү өчен кирәкле дәүләт гарантияләренә дәгъва итә алалар.

Әлеге чаралар предприятиеләрнең куәтләрен тәэмин итәргә һәм аларның яңа икътисади шартларда өзлексез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү күбесенчә шуңа бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International