Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль берәмлекләр катнашында эшче төркем утырышын уздырды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә эшче төркем утырышы узды. Муниципаль берәмлекләр катнашында утырыш кысаларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең 5 төп юнәлеше буенча мәсьәләләр, шулай ук бизнеска ярдәм итүнең яңа федераль чаралары һәм аларда Татарстан эшкуарлык субъектларының катнашуы каралды.

Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен импортны алмаштыру мөһим мәсьәлә булып кала. Импортны алмаштыруга ярдәм итү инструментларының берсе – Республика маркетинг үзәге (РМЦ). Эшче төркем кысаларында районнар предприятиеләре тарафыннан «Импортны алмаштыру үзәге»нең элек сатып алына торган чит ил продукциясе каталогын тутыру динамикасын, шулай ук РМЦ ресурслары белән эшләгәндә предприятиеләрдә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Шулай ук эшче төркем утырышы Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәбиуллина Лилия Мөхәммәт кызы катнашында узды, ул иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү механизмы турында сөйләде.

Киңәшмәдә ТР икътисад министры урынбасарлары, Яр Чаллы шәһәре, Әлки, Буа, Балык Бистәсе, Саба муниципаль районнары доклад белән чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International