Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бөек дата белән котладылар.

2022 елның 6 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ведомство ветераны, тыл хезмәтчәне Нина Шакирҗановага бардылар, аны Юбилее белән котладылар.

Шушы көннәрдә Нина Александровна үзенең 85 яшьлек Юбилеен билгеләп үтте. Нина Александровна үзенең 50 еллык хезмәт стажының зур өлешен, сайлаган эшенә бирелгәнлеге һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә, дәүләт план органнарында эшләүгә багышлады.

Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Ведомство хезмәткәрләре шулай ук Нина Александровнага Татарстан Республикасы икътисад министрының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International