Мидхәт Шаһиәхмәтов Яшел Үзәндә 9 Май бәйрәмендә катнашты

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Яшел Үзәндә икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты исеменнән ветераннарны һәм шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, республика халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешенең зур икәнлеген һәм татарстанлыларның күп буыннары хәтерендә яшәячәген билгеләп үтте.
«Сугыш һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, ә сугышчы халкыбызның һәм хезмәтчәннәрнең хәрби һәм хезмәт данын дәвам итүче варисларына илнең оборона сәләтен ныгытуда, икътисади һәм мәдәни үсешендә яңа уңышлар телим», – диде министр. 
Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг оештырылды. Фронтта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг ахырында Җиңү Парады булды. Тантаналы марш белән кадетлар һәм суворовчылар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм яшь армиячеләр, гвардиячеләр һәм шәфкать туташлары узды. Моннан тыш, «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр һәм веноклар салынды.
Тантанада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International