ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия Икътисади үсеш министры Максим Решетниковка Татарстан Республикасының «Иннополис» махсус икътисади зонасында эш визиты барышында махсус икътисади зонаның яңа перспективалы проектларын тәкъдир иттеләр. Алар арасында – Мәгълүматларны эшкәртү үзәге, роботлаштырылган кунакханә, Югары Ослан районында югары технологияле җитештерү паркы, Лаеш районында индустрия паркы.

Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны арта бара. 2022 ел башыннан аларның саны 22 меңнән артык кешегә арткан һәм 191,4 меңгә җиткән. Үсеш режимның гадилеге, дәүләттән киң ярдәм һәм түбән салым ставкасына нигезләнгән. 


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Мидхәт Шаһиәхмәтов тармак министрлыклары, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ һәм төзелеш тармагы оешмалары катнашында эшче төркем утырышын үткәрде. Утырышның төп мәсьәләсе – санкция басымы шартларында республиканың төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармакларын үстерү.

Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин эш визиты белән республиканың Арча һәм Биектау районнарының сәнәгать паркларында булды. Визит кысаларында Икътисад министрлыгы вәкилләре гамәлдәге һәм потенциаль резидентлар белән очрашу уздырдылар һәм сәнәгать паркларының идарәче компанияләреннән гаризалар  килгән инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү кирәклеген бәяләделәр.


17
май, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды төбәк эшкуарларын сораштыру узарга һәм бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге инструментларын камилләштерүгә юнәлдерелгән сорауларга җавап бирергә чакыра.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында эшче төркем утырышын уздырды Эшче төркем әгъзалары икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп юнәлешләре буенча эш, шулай ук санкция басымын киметүгә юнәлдерелгән ярдәм чаралары һәм инструментлары турында фикер алыштылар. 

«Мораторийның 2 ае эчендә республика оешмаларын төбәк һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан тикшерүләр саны агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда 11 тапкырга кимеде. Шул ук вакытта,10 марттан – мораторий кертелгән көннән бирле Татарстан Республикасында аны бозуга карата шикаятьләр килмәде. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» унөченче халыкара икътисади саммиты узачак.


14
май, 2022 ел
шимбә

Ел башыннан сәнәгать паркларына 19 яңа резидент җәлеп ителде, 300 дән артык яңа эш урыны булдырылды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Татарстан Республикасында иминият кертемнәре түләү буенча барлыгы 38,9 млр сумлык 12 айга кичектереп тору рәвешендәге ярдәм чарасыннан 150 мең предприятие һәм оешма, шул исәптән 80 мең шәхси эшмәкәр файдалана ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International