Ел башыннан Татарстан сәнәгать паркларында 300 яңа эш урыны булдырыды

2022 елның 14 мае, шимбә

Ел башыннан сәнәгать паркларына 19 яңа резидент җәлеп ителде, 300 дән артык яңа эш урыны булдырылды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Муниципаль районнарда сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында кабул ителгән чаралар комплексы сәнәгать өлкәсенә караган предприятиеләргә ярдәм итүнең кризиска каршы инструментларының берсе булып тора. Алар үз эченә салым преференцияләрен һәм финанс ярдәм чараларын ала.

«Бүгенге көндә аккредитацияләнгән 54 сәнәгать паркында эшчәнлек алып бара торган , 70 % тан кимрәк тулыландырылган предприятиеләр өчен адреслы ярдәм күрсәтелә», –дип билгеләп үтте министр.

Ел башыннан бу парклардга 19 яңа резидент җәлеп ителде, 300 дән артык яңа эш урыны булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International