Татарстанда иминият кертемнәре буенча кичектерүдән 150 мең предприятие файдалана алачак

2022 елның 14 мае, шимбә

Татарстан Республикасында иминият кертемнәре түләү буенча барлыгы 38,9 млр сумлык 12 айга кичектереп тору рәвешендәге ярдәм чарасыннан 150 мең предприятие һәм оешма, шул исәптән 80 мең шәхси эшмәкәр файдалана ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, әлеге ярдәм чарасын алучыларның барысы да, теркәлүләреннән чыгып, адреслы рәвештә, районнар киселешендә структуралаштырылган һәм муниципалитетларга, алып барыла торган эшчәнлек төрләре буенча тиешле министрлыкларга җибәрелгән.  Ярдәм чараларын алучыларның 20 % ы Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән.

Министр муниципалитетларга һәм министрлыкларга әлеге ярдәм турындагы мәгълүматны барлык предприятие һәм оешмаларга җиткерергә кушты. 

«Оешмаларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләрне кичектерү салым хезмәте тарафыннан автомат рәвештә башкарылачак», – дип өстәде министр.

Федераль штабта ярдәм чараларын алучыларга мәгълүмат бирү мәсьәләсе каралды. Федераль салым хезмәте үзенең сайтында яңа сервис ачты – компания үзенең ИНН буенча иминият кертемнәрен кичектереп торуга исәп тота аламы-юкмы икәнлеген белә ала.

«Барлык ярдәм чаралары да халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. 2020 елда гамәлгә ашырылган шундый ук ярдәм чаралары буенча ил Хөкүмәте тарафыннан, халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калып, кичектерү һәм исәптән чыгару буенча карарлар кабул иткәнлеген исәпкә алуны сорыйм», – дип хәбәр итте министр.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 2022 елның II һәм III кварталларына күп кенә компанияләр өчен иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерү кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International