Икътисад министрлыгында эшче төркем утырышында бизнеска ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырыш кысаларында билгеләп үтелгәнчә, республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кризиска каршы федераль һәм республикаярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Россия Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кысаларында ташламалы кредит бирүнең яңа программасы буенча Республикада 4,5 млрд сумга якын суммага 42 гариза бирелгән.

Үзәк банкның төп ставкасы кимү сәбәпле, яңа программа буенча да ставка урта предприятиеләргә – 2,5 % ка, микро һәм кече предприятиеләр өчен 4 % ка кадәр киметелүе билгеләп үтелде.

Эшче төркем утырышы кысаларында шулай ук муниципаль берәмлекләрнең РФ.КУЭның Цифрлы платформасын тулыландыру, экспортка ярдәм итү, Биектау районы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча эш каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International