Граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Граждан җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 29 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә документлар кабул итү турында хәбәр итә.

Премиягә дәгъва итүчене тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә оештырылган Иҗтимагый советлар тарафыннан башкарыла.

 

Премия түбәндәгеләргә бирелә:

  • коммерцияле булмаган социаль юнәлешле сектор үсешенә зур өлеш керткән иҗтимагый танылу алган эшчәнлек һәм проектлар өчен, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен, югары һөнәри осталык, яңалык һәм оригинальлек белән аерылып торучы Россия Федерациясе гражданнарына, коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга;
  • Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә күпьеллык шәхси өлеш керткәне өчен.
  •  

Премиягә дәгъва кылучылар Комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:

Премиягә дәгъва кылучыны тәкъдим итү турында гариза;

Премиягә дәгъва кылучының анкета мәгълүматлары;

Премиягә дәгъва кылучының премиягә дәгъва итү елыннан алдагы ел өчен эшчәнлеге турында мәгълүмат;

Премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеше турында мәгълүмат;

Премиягә дәгъва кылучының гамәлгә ашырылган проектларының (инициативаларның) тасвирламасы һәм проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффект турында күзаллау бирә торган өстәмә материаллар.

Премиягә дәгъва кылучыларның документлары  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһ., Батурин ур., 7А адресы буенча кабул ителә. 

Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-96.

Конкурс документлары https://oprt.tatarstan.ru/konkurs-v-2022-godu.htm сылтамасы буенча урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International