Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерларыннан дус илләр территорияләрендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга гаризалар кабул итә башлый.
Экспорт юнәлешле бизнес бу һәм башка ярдәм чараларына гаризаны МСП.РФ ның цифрлы платформасында онлайн бирә ала.
Хәзерге вакытта Үзәк 2023 елның беренче кварталында узачак Татарстан Республикасының күмәк һәм шәхси стендлары составында күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга төркем җыя:
Урыннар саны чикләнгән.
Гаризалар РФ.КУЭның Цифрлы платформасы аша гына кабул ителә. Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.