Kazan Digital Week – 2022 дә дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларының монополиягә каршы аспекты турында фикер алыштылар

2022 елның 23 сентябре, җомга

Kazan Digital Week – 2022 цифрлы формада дәүләт һәм муниципаль милекне сату буенча аукционнарны оештыру һәм үткәрү өлкәләрендәге проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булды.

Түгәрәк өстәлдә җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру турында фикер алыштылар. Ул дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының информацион системаларындагы аерым мәгълүматларны берләштерәчәк, мәгълүматны системалаштырырга һәм аларны кабатлауны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бу алым ярдәмендә заказчыларның һәм башкаручыларның вакыт ягыннан, хезмәт һәм матди чыгымнары сизелерлек кимиячәк, бу исә сатуларны уздыру процессларын тулысынча оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Форумда шул исәптән читтән торып сатуларда катнашу мөмкинлеге булмау мәсьәләләренә дә кагылдылар, бу исә Татарстан Республикасыннан читтә булган сәүдәдә катнашучылар даирәсен кыскарта һәм процедураларны үткәрү һәм аларның нәтиҗәләре турындагы мәгълүматка кыска вакыт эчендә керү мөмкинлеген чикли.

Әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаментының көндәшлекне үстерү бүлеге башлыгы Галимов Ильяс катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International