Бизнес тикшерүләрен читтән торып үткәрә башлыйлар. Контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт эшчәнлеген цифрлаштыру турындагы карарны бүген Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумында Россия Цифрлы үсеш министрлыгы тәкъдим итте.
Пилот кысаларында тиешле технологияне Россия Цифрлы үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә якын арада эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
Пилотта Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге, Росалкоголь җайга салу, Росаккредитация, Россия Табигать күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Киров өлкәсе һәм Татарстантөбәкләренең төбәк ведомстволары катнаша.
Читтән торып режимда үзара хезмәттәшлек түбәндәгечә төзеләчәк:
1 АДЫМ: Дәүләт хезмәтләре порталында лицензия алу өчен гариза бирү – лицензияләү очрагында/ тикшерү (күзәтчелек) чарасын уздыру өчен сәбәп килеп туган очракта –контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге очрагында;
2 АДЫМ: Дәүләт хезмәтләре порталына читтән торып режимда тикшерү үткәрү турында инспектор тарафыннан хәбәрнамә җибәрү;
3 АДЫМ: «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып, читтән торып режимда (видеоэлемтә буенча) тикшерү үткәрү;
4 АДЫМ: карарны Дәүләт хезмәтләре порталына җибәрү.
Яңа механизм профильле органнарның һәм бизнесның күчмә тикшерүләргә бүлеп бирелгән вакытын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк, лицензияләр алуның уңайлы һәм үтә күренмәле коралы булачак. Тикшерү үткәрү нәтиҗәләре, шул исәптән видео файл барлык хезмәттәшлектә катнашучылар өчен дә бушлай файдаланырлык булачак.