Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанда партнерлык финанслары өлкәсендә инде 15 ел эш алып барыла

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Россия банклары – XXI гасыр» XIX халыкара банк форумының «Партнерлык финанслары: үсешнең торышы һәм перспективалары» панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның чыгышы Татарстан Республикасында партнерлык финансларын үстерү, бу юнәлешне үстерүнең төп йомгаклары һәм перспективалары темасына булды.

«Татарстанда партнерлык финанслары өлкәсендә инде 15 ел эш алып барыла. Билгеле бер тәҗрибә тупланган, оешмалар эшчәнлегенең гамәлдәге модельләре формалаштырылган. Финанс хезмәтләре күрсәтү һәм партнерлык банкингы принципларына акча җәлеп итү белән бәйле проектлар тормышка ашырыла», – дип сөйләде форумда Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Партнерлык финанслау үсешен тоткарлаучы каршылыклар арасында министр түбәндәгеләрне билгеләп үтте: партнерлык финанс оешмалары бүген махсус җайга салмыйча эшли, мошенниклык барлыкка килү куркынычы бар, салым диспаритеты бар, партнерлык финанс хезмәтләреннән файдалану өчен ярдәм чараларына керү мөмкинлеге юк.

Дәүләт ярдәме чаралары нигездә кредит оешмалары продуктларына юнәлдерелгән –болар ташламалы ипотека, кече һәм урта бизнеска кредитлар буенча субсидияләү программалары. Партнерлык финанс оешмалары клиентлары андый ярдәм ала алмыйлар. Министр партнерлык финанслары өчен дәүләт ярдәме чараларын комплекслы тигезләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Шулай ук каршылыкларның берсе – халыкның һәм бизнесның мәгълүматлылыгы һәм финанс грамоталылыгы җитмәү. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирергә кирәк.

Министр шулай ук секторда катнашучыларның консолидацияләнгән позициясен җиткереп, тәкъдимнәр кертә алырлык аерым җайга салынулы оешма төзү кирәклеген дә билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International