21 сентябрьдә Казанда экспортлаучы эшкуарлар өчен «Кытай: экспорт проблемалары һәм мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар дөньядагы иң зур базарны, аның мөмкинлекләрен, проблемаларын һәм сату үзенчәлекләрен өйрәнделәр.
Спикер буларак «Чайна Эксперт Интернешнл» ҖЧҖ компаниясенә нигез салучы, Кытай белгече һәм икътисадчы Михаил Медведев чыгыш ясады. Ул Кытайда эшлекле мөнәсәбәтләр этикасы һәм психологиясе темасын ачты, Кытай партнерларында үз компетенцияңә һәм мөмкинлекләргә ничек ышаныч уятырга икәнен аңлатты.
Моннан тыш, түгәрәк өстәлдә катнашучылар эшлекле партнерлар табу серләрене белделәр, Кытай Халык Республикасы таможня статистикасын, Кытайда импорт таләпләрен һәм кытайларның фикерләү үзенчәлекләрен өйрәнделәр.
Кытайдан килгән вәкил «Бер пояс и бер юл» Ефәк юлы сәүдә-инвестиция үзәге» ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Чжан Цзюньчан соңгы берничә елда Кытай һәм Россиянең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрендә үзгәрешләр темасын ачты.
Михаил Мартынов «ПАЛ» компаниясенең дәүләт органнары белән элемтә буенча юнәлеш җитәкчесе, Россиядә һәм БДБ илләрендә Alibaba.com сервис партнеры Алибаба маркетплейсында Россия товарларын урнаштыру мөмкинлекләре, шулай ук Alibaba.com. кушымтасында алга таба таныту ысуллары турында сөйләде .
«EMD Market» компаниясе вәкиле Максим Бондарь онлайн йомгаклау чыгышы ясады. Ул эшкуарларның сорауларына җавап бирде һәм Кытай базары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Түгәрәк өстәлнең модераторы Аида Демьянова, «Ванмэй» кытай теле мәктәбенә нигез салучы, Кытай белән бизнес консультанты иде.
Түгәрәк өстәл кунаклары экспертлар белән берлектә тәҗрибә уртаклаштылар, экспорт белән шөгыльләнергә карар иткәндә эшкуарлар алдында туган проблемаларны уртаклаштылар һәм үз сорауларына җаваплар алдылар. Казанда киләсе түгәрәк өстәл октябрьнең икенче яртысында планлаштырыла, ул агымдагы шартларда халыкара логистика темасына кагылачак.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» КБК НО экспортка ярдәм итү үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырылды.