29 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә, республиканың эш башлаучы һәм гамәлдәге экспортерлары өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыкарамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспорт эшчәнлеген таможня белән җайга салу» темасына вебинар үткәрәчәк.
Спикер сыйфатында «Россия экспорт үзәге» АҖ нең федераль сертификацияләнгән тренеры, тышкы сәүдә эшчәнлеген 25 елдан артык алып бару тәҗрибәсе булган Тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләре буенча консультант Халидә Муфтахетдинова чыгыш ясаячак.
Онлайн очрашуда, чит илләрдә проектларны алга таба да уңышлы гамәлгә ашыру өчен, Экспорт эшчәнлеген таможня белән җайга салу үзенчәлекләре каралачак.
Катнашу түләүсез, вебинарга теркәлү РФ.КУЭ Цифрлы платформасы аша башкарыла (күрсәтелгән ресурста теркәлү мәсьәләләре буенча Айсылу Шакировага +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272 яки 279) яки +7 (987) 270-06-91 телефоннарына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә кирәк).
Башка чаралар һәм экспортерлар өчен ярдәм чаралары турында консультацияне ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8 (843) 524-90-90 шалтыратып алырга мөмкин.