Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе өлешчә мобилизация шартларында ярдәм итү темасына кече һәм урта бизнестан гаризалар кабул итә башлады. КУЭ корпорациясенең «Сервис 360°» ка 223-ФЗ кысаларында шартнамә йөкләмәләрен үтәү белән бәйле проблемалы мәсьәләләр һәм өлешчә мобилизация шартларында кредитлар һәм кредит каникуллары буенча буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы катнашында эшче төркем утырышы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар өчен ярдәм чараларын цифрлаштыру эшен дәвам итә. Хәзер Татарстанда РФ кече һәм урта эшкуарлык субъектларының цифрлы платформасында төбәк бизнесына ярдәм итүнең электрон рәвештә 51 чарасы бар. Болар барысы да «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган финанс булмаган хезмәтләр. Электрон рәвештә ярдәм итү чараларын бирү агымдагы елның февралендә башланды. Бүген МСП.РФ цифрлы платформасы аша республика эшкуарларыннан 9000 дән артык гариза килгән.
Шул ук вакытта территориясендә «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисади зоналары урнашкан Татарстан өлешенә МИЗ да теркәлгән барлык 179 компания – резидентларның якынча 20 проценты туры килә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышның төп темасы Татарстан Республикасында өлешчә мобилизация шартларында бизнеска ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру булды.
Татарстан Республикасында инвестиция максатларына ташламалы кредит бирүнең яңа программасы эшли башлаганнан бирле 5,8 млрд сумлык 58 гариза бирелгән. Бүгенге көндә республика эшкуарларына 9 гариза буенча 800 млн сум бирелгән. Гаризалар кабул итү дәвам итә.
Бүген Бәшир Рамиев исемендәге IT-паркта Инвесторлар клубы утырышы узды. Чараны оештыручыларның берсе Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин булды. Ул чарада катнашучыларга Татарстанда инвестпроектларга капитал салуны якларга мөмкинлек бирүче закон инициативаларын кабул итү турында сөйләде.
Татарстанда илнең әйдәп баручы маркетологларыннан һәм экспертларыннан бушлай 10 сәгатьлек «Шәхси бренд һәм маркетинг нигезләре» интенсивында катнашу өчен үзмәшгульләр җыю бара. Укыту курсы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» төбәк Үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү кичектерелде, шулай ук салым декларацияләрен һәм счетлар буенча акча средстволары хәрәкәте турында хисапларны бирү сроклары озайтылды. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Казанның «Салават Күпере» микрорайонында паркның икенче чиратын төзекләндерү тәмамланды, аңа «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 498 млн сум бүлеп бирелде, шуларның 403,4 млн сумы РФ бюджетыннан.