Татарстан эшкуарлары тышкы базарларга франшизаларны ничек сатарга өйрәнәчәкләр

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

20 декабрьдә 11:00 сәгатьтә экспортка юнәлгән эшкуарлар өчен «Экспортка үз бизнесыңны ничек «төрергә»: чит илләргә франшизалар сату мөмкинлекләре» темасына бушлай вебинар башалана.

Онлайн-дәрестә спикер-эксперт франшиза ярдәмендә товарларны һәм хезмәтләрне ничек чит илгә чыгарырга, Россиядә һәм дөньяда франчайзингның перспектив үсеш юнәлешләрен ачачак, балаларга белем бирү, җәмәгать туклануы предприятиеләре, IT-компанияләр, матурлык һәм сәламәтлек франшизалары кейсларын тикшерәчәк.

Эшкуарлар кием һәм бизәнү әйберләрен франшиза аша чит илгә чыгарыру, франшизаның финанс моделен булдырыру, аны экспортка әзерләү турында беләчәкләр, шулай ук эшчәнлекнең юридик аспектларын өйрәнәчәкләр. Вебинарда катнашкан һәр кеше франшиза ясау буенча чек-исемлек алачак. 

Чарадан соң тыңлаучыларга өй эшләрен башкарырга тәкъдим ителә, аны уңышлы үтәсәләр, алар «Topfranchise» командасыннан бушлай консультация алачаклар. Очрашуның спикеры – «Topfranchise» компаниясендә франчайзинг буенча эксперт, Topfranchise.com маркетплейсының франчайзинг аша экспорт юнәлеше җитәкчесе Протасова Марина.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International