Татарстан компанияләренең катнашуы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды.
Ярдәм коллектив һәм шәхси күргәзмә стендын төзүне, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауны, шулай ук теркәү өчен түләүләрне үз эченә ала.
Әйтик, 2022 елның 2-4 ноябрендә Казахстанда «AgroWorld Kazakhstan 2022» Халыкара авыл хуҗалыгы махсуслаштырылган күргәзмәсе узды. Коллектив стенд составында Татарстанны «Интеграл плюс» ҖЧҖ, «Амикс Групп» ҖЧҖ, «СХ Техника» ҖЧҖ, «Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ тәкъдим итте.
2022 елның 8-11 ноябрендә
2022 елның 8-11 ноябрендә Мәскәүдә «Металл-Экспо`2022» 28 нче Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә шәхси стендлар белән «РУ-Инжиниринг» фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ һәм «Биектау-Сервис» ПСКФ» ҖЧҖ республиканы тәкъдим иттеләр, ул, скульптура композициясен булдырган өчен, «Металл-Экспо» Халыкара күргәзмәсе Лауреатының алтын медале белән бүләкләнде.
2022 елның 21-25 ноябрендә Мәскәүдә 33 нче Халыкара «Мебель, фурнитура һәм тышлау материаллары» күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә «Шпонировка» ҖЧҖ компаниясе үз продукциясен тәкъдим итте.
2022 елның 23-26 ноябрендә Төркиядә халыкара Plast Eurasia Istanbul 2022-31st International Istanbul Plastics Industry Fair күргәзмәсе узды. Республиканың коллектив стенды составындагы 4 компания – «Симпл» ҖЧҖ, «Купер» ҖЧҖ, «Автодизайн» ППФ ҖЧҖ, «Эджэ Групп» ҖЧҖ үз продукциясен тәкъдим итте.
Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны 8 (843) 524-90-90 аша белергә мөмкин.