«Алабуга» МИЗ янә Россиянең махсус икътисади зоналары арасында инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингы алдынгылары арасында

2022 елның 17 декабре, шимбә

Махсус икътисади зоналар эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аларның нәтиҗәлелегенә бәя Махсус икътисади зоналарның VI Милли рейтингын тәкъдир итү кысаларында Россия кластерлар, технопарклар һәм махсус икътисади зоналары ассоциациясе (АКИТ) белән берлектә Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан игълан ителде.

«Липецк» МИЗы һәм Татарстан Республикасының «Алабуга» МИЗы сәнәгать-җитештерү тибындагы Россия Федерациясе махсус икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча Милли рейтингның лидерлары булдылар. 2022 елда Россиянең 22 төбәгеннән барлыгы 28 МИЗ бәяләнде. 

«МИЗ механизмы дәүләт бюджеты өчен үз-үзен тәэмин итүен күрсәтүне дәвам итә. МИЗ резидентларының бюджетка түләнгән түләүләре күләме алынган ташламалар күләменнән 3 тапкырга артыграк. Резидентлар дәүләт ярдәме хисабына эш урыннары булдыру һәм продукция җитештерү чыгымнарын капладылар, ә дәүләт барлык җибәрелгән акчаларны бюджетка тулысынча кайтарды», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков.

Бәяләү кайбер критерийларны, шул исәптән инвесторлар белән аралашу сыйфатын һәм мәйданчыкларның инфраструктура белән тәэмин ителешен исәпкә алып башкарылды. «Алабуга» махсус икътисади зонасында 57 резидент һәм 33 завод эшли.

«Алабуга» махсус икътисади зонасы, илнең махсус икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингы лидеры булып, үзенең нәтиҗәлелеген бер генә тапкыр расламады инде. «Алабуга» үзенең уңышлы эшләве дәверендә республика икътисадына әһәмиятле өлеш кертте – бүгенге көндә резидентларның шәхси инвестицияләре күләме 160 млрд сумнан артып китә. МИЗ территориясендә үз тармакларында алдынгылар булып тора торган импортны алыштыру производстволары урнашкан. Икътисади зона инвестпроектларны уңышлы гамәлгә ашыру өчен кирәкле потенциалга – үсеш алган инфраструктура, квалификацияле эшче көче, преференцияләр һәм көчле идарә командасына ия», – дип билгеләде Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International