22 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр Казанда «Мин Татарстан инде ул» дигән бөтен республиканың үзмәшгульләре продукциясе ярминкәсе узачак. «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы катнашучыларга җиһазландырылган сәүдә урыннарын бушлай тәкъдим итәчәк. Анда үзмәшгульләр үз товарларын – Яңа ел бүләкләре, агач һәм күн эшләнмәләре, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер хуҗалыгы продукциясе, уенчыклар, өй бизәү әйберләре тәкъдим итә һәм сата алачак. Чара КУЭ илкүләм проекты ярдәмендә узачак.
Ярминкә Казан Кремле диварлары буенда узачак. Шулай ук «Мин Татарстан инде ул» ярминкәсе эшләгән чорда түбәндәгеләр планлаштырыла:
Татарстан үзмәшгульләренә ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. «Мин Татарстан инде ул» бренды астында үзмәшгульләр продукциясе һәм хезмәт күрсәтүләренең шундый ук ярминкәләре ел дәвамында бөтен республикада үткәрелде һәм үзмәшгульләргә 18 млн сумнан артык акча эшләргә мөмкинлек бирде.
Моннан тыш, ярминкәләрнең берсендә үзмәшгульләрнең иң озын сәүдә прилавкасы буенча Россия рекорды куелды – 245,5 метр. Рекорд Республика көнендә Татарстанның 300 дән артык һөнәрчесе катнашында масштаблы ярминкәдә теркәлде. Шул ук вакытта аларның табышы ярминкә өчен рекордлы күрсәткечләргә ирешеп, 4 млн сумнан артып китте
Чарага теркәлү КУЭ.РФ ның Цифрлы платформасы аша башкарыла (хезмәтнең исеме «Сервислар» - «Төбәк ярдәм чаралары» - «Ярдәм алу» - төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтергә - Үзмәшгульләр өчен» - «Күрсәтергә» - «РФ территориясендә күргәзмә - ярминкә чараларында катнашуны финанслау»).
+7 (800) 201-75-98 телефоны аша оештыру мәсьәләләрен ачыкларга һәм консультация алырга мөмкин.
Үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча әлеге һәм башка программалар турында «Минем бизнес» үзәге телефоны +7 (843) 524-90-90 аша консультация алырга мөмкин.