Татарстан эшкуарлары өчен Кытайның экспорт базарына чыгу турында вебинар узачак

2022 елның 16 декабре, җомга

19 декабрьдә 11:00 сәгатьтә Экспортка ярдәм итү үзәге «Кытай базарларына продукция чыгару үзенчәлекләре» темасына бушлай вебинар үткәрәчәк. Вебинар инде тышкы икътисади эшчәнлек алып бара торган яки аны башларга уйлаган эшкуарлар өчен файдалы булачак.

Онлайн дәрестә эшкуарлар сату каналын ничек сайларга, хәзерге чынбарлыкта валюта түләүләрен башкарырга, продуктларны чыгару өчен кирәк булган Кытай базарында брендны теркәргә өйрәнәчәкләр. Катнашучылар шулай ук Кытай базарындагы эш үзенчәлекләрен һәм товарларны таныту ысулларын өйрәнәчәкләр.

Очрашу спикерлары «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе тренеры  Эмиль Шенфельд һәм «Эпиньдо» ҖЧҖ компаниясе проектлары җитәкчесе Максим Семин булачак. Анда катнашу өчен экспорт эшчәнлегенә җәлеп ителгән эшкуарлар чакырыла, урыннар саны чикләнгән.

Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештыра.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны 8 (843) 524-90-90 аша белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International