Татарстанда илкүләм проект буенча мәктәп укучылары өчен хәйрия ярминкәсе узачак

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

22 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Казанда «КидСпейс» балалар шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проектының хәйрия ярминкәсе ачыла. Программада катнашучылар – бөтен республикадан яшь эшкуарлар, 5-7 сыйныф укучылары – үз товарларын һәм проектларын тәкъдим итәчәкләр. Кергән акчаларны яшь бизнесменнар кечкенә кызны дәвалауга җибәрәчәкләр.

Хәйрия ярминкәсе бөтен республика күләмендә җәелдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» программасының чираттагы этабы булачак. Гомумән алганда, проектта 12 мең яшь татарстанлы катнашты. Алар эшлекле уен форматында белем алдылар: эшкуар портретын төзеделәр, махсус тест үттеләр, шулай ук үз проектларын тәкъдим иттеләр, бизнес-план әзерләделәр һәм PR кампаниясен эшләделәр.

Программа белән аеруча мавыгып киткән катнашучылар эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләренә тирәнтен өйрәнделәр – командада эшләү күнекмәләре алдылар һәм үзләрен эшкуарлар сыйфатында сынап карадылар. Ярминкәдә балалар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәк. Проектны оештыручылар казанлыларны ярминкәгә килергә һәм яшь бизнесменнарга ярдәм итәргә чакыра.

Хәйрия ярминкәсе агымдагы елда проектка нәтиҗә ясаячак. Февраль аенда «Мәктәп бизнес-старты»нда катнашучыларны бизнес-кейслар чемпионаты көтә. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 20 команда катнашачак, алар составында 120 укучы көч сынашачак.

«Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» Илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International