ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

20 октябрьдә Казанда яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче экспортерлар өчен «Халыкара логистика: актуаль мәсьәләләр» темасына түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар Россия Федерациясенең экспорт йөк ташу логистик базарын өйрәнделәр.

Россиядә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган эшкуарлар өчен кредит каникуллары кертеләчәк, http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202210200015?index=0&rangeSize=1бу хактагы законга Владимир Путин кул куйды, документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.

«Минем бизнес» Төбәк үзәгендә Россиядә беренче булган Wildberries сатучылар мәктәбен – Россия маркетплейсы башлап җибәргән масштаблы белем бирү проектын ачуда катнашу өчен 180 татарстанлы җыелды. Чараның онлайн-трансляциясенә тагын 1 000 кеше тоташты.

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары алганда чикләүләрне йомшарттылар. Депутатлар әлеге закон проектын республика Дәүләт Советының 36 нчы утырышында хупладылар.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Советы утырышында 2023 – 2025 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеше фаразы турында чыгыш ясады.

«Мәктәп бизнес-старты» проекты командасы Татарстан Республикасы буенча сәяхәтен дәвам итә. 3 нче октябрьдән башлап, 5-7 сыйныфларда белем алучы 6712 укучы эшлекле уен форматында эшкуарлык күнекмәләренә өйрәнде инде. Дәресләр Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Зәй, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама районнарында узды.  Алда тагын 2 атна интенсив уку бар әле. 

компанияләр лицензияләнә торган эшчәнлек төрләре арасыннан, штраф түләмичә, 3-6 ай эчендә мобилизацияләнгән белгечләргә алмаш таба алачак. Бу ташу, гидрометеорология, мәгариф һәм башка өлкәләрдә эшләүче предприятиеләргә кагыла – барлыгы 48 төр рөхсәт. Аларга штраф санкцияләре һәм лицензияләреннән мәхрүм итү кулланылмаячак. Мобилизацияләнгән гражданнар, кире кайткач, эшләрен дәвам итә алачаклар –аларның рөхсәте элеккечә калдырыла. 


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Әзербайҗанда «Төзелеш» – BAKUBUILD 27 нче Әзербайҗан Халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Бу Азәрбайҗан һәм Кавказ төбәгендәге төзелеш һәм бизәү материаллары буенча иң зур халыкара эшлекле күргәзмә. Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән күргәзмәдә республика производствосының төзелеш һәм бизәү материалларын тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «КУЭ өчен экспорт стандарты» белем бирү программасында катнашуга гаризалар җыя башлый.

Бүген РФ Федераль Җыенының Федерация Советы утырышында Вице-премьер Дмитрий Григоренко илдә барлык контроль процедураларын цифрлаштыру процессы башлануын белдерде. Татарстанда тест режимында бизнесны дистанцион тикшерүләр башланды инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International