Кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларына керүне җиңеләйттеләр, төбәк һәм федераль программаларны һәм хезмәтләрне сайлау мөмкинлеге бирделәр. Бу уникаль продукт — 800 мәгълүматны үз эченә алган цифрлы эшкуар профиле ярдәмендә мөмкин булды. Цифрлы профиль ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Федераль салым хезмәте, КУЭ корпорациясе һәм Россия Банкы тарафыннан төзелде.
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан башлап җибәрелгән проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә эшкуарлар өчен РФ.КУЭ ның Цифрлы платформасында ярдәм итү чараларын, беренче чиратта, финанс чараларын алу процессы шактый гадиләштереләчәк. Әйтик, бу кредит алу өчен анкетадан тутырылырга тиешле 50 дән артык кырны төшереп калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Бизнеска шулай ук 10 га якын документ беркетергә туры килмәячәк, ә гариза бирү вакыты бер көннән 15 минутка кадәр кыскарачак. Банк тарафыннан гаризаны тикшерү дә гадиләштереләчәк, чөнки мәгълүматлар ышанычлы дәүләт чыганакларыннан алыначак.
Күп белешмәләр таләп ителә торган башка финанс ярдәм чаралары, аерым алганда, дәүләт микрозаймнары, грантлар һәм төбәк субсидияләре сорап мөрәҗәгать итү дә җиңелрәк булачак.
Цифрлы профильне эшләтеп җибәрү Цифрлы платформага эшкуарга нәкъ менә аның бизнесына тиешле ярдәм чараларын сайларга һәм тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аның эшенең беренче нәтиҗәсен кулланучылар алдагы айларда ук сизә алачак.
«Министрлыклар һәм ведомстволар арасында белешмәләр алмашу буенча Хөкүмәт эксперименты РФ.КУЭ платформасында бизнес өчен ярдәм чараларын күрсәтүне гадиләштерергә ярдәм итәчәк. Бу Хөкүмәтнең дәүләт һәм эшкуарлар арасындагы хезмәттәшлекне цифрлаштыру буенча системалы эшенең бер өлеше булып тора», – дип билгеләде РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников.
Цифрлы профильдә инде ШЭ, юридик затлар, КУЭ субъектлары реестрларындагы мәгълүмат, шулай ук счетлар, дәүләт алдындагы бурычлар, салым декларацияләре, бухгалтер хисаплары һәм «Дәүләт хезмәтләре»ннән мәгълүмат чагылдырыла.
Профильне тутыру өчен, РФ.КУЭ ның Цифрлы платформасындагы шәхси кабинетында эшкуарга үз ризалыгын бирергә кирәк һәм, барлык кирәкле мәгълүматлар автомат рәвештә дәүләт органнарыннан керәчәк. Аннары алар ярдәм чаралары алу өчен гаризаларга кертеләчәк, шулай ук кулланучыларга тагын да уңайлырак продуктлар тәкъдим иткәндә кулланылачак.
«Цифрлы профиль бизнеска ярдәм чаралары турында кирәкле мәгълүмат эзләү вакытын кыскартырга, ә дәүләткә — проактив режимда эшкуарга конкрет чаралар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу аларны эзләүдән, сайлаудан, үз бизнесы параметрлары белән шартларны тикшерүдән коткарачак. Боларның барысы да Цифрлы платформа эшләячәк. Профильдә 18 төрле мәгълүмат җыелмасы булачак. Аларның яртысы инде бар, калган мәгълүматлар 2023 елның башында булачак», – диде КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
РФ.КУЭ цифрлы платформасы – эшкуарларга һәм үз бизнесын башларга планлаштыручыларга ярдәм итү буенча дәүләт платформасы. Платформа КУЭ корпорациясе тарафыннан Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә эшкуаралар катнашында кирәкле хезмәтләргә һәм ярдәм чараларына бер урында керү мөмкинлеген бирү өчен эшләнгән. Беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкләгән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты нигезендә үсә.