Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска икътисади ярдәм чараларына багышланган брифинг булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен федераль һәм республика чараларын аңлатты.
Татарстан Республикасына Приморье крае делегациясе килде: Диләрә Маликова – Приморье крае Губернаторы һәм Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, Игорь Виткалов - Приморье крае цифрлы үсеш һәм элемтә министры урынбасары. Визит кысаларында Приморье крае вәкилләре, проект эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очраштылар.
«Бу чаралар санкцияләрнең тискәре нәтиҗәләрен киметергә, эшкуарларыбыз өчен административ йөкләнешне киметергә һәм куркынычларны гаделрәк бүлүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия экспорт үзәге белән берлектә тышкы базарларда продукцияне сертификацияләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен ярдәм алуга гаризалар кабул итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерлары өчен продукцияләрен төп сату базарларын билгеләргә һәм потенциаль сатып алучылар белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә. Экспортка ярдәм итү үзәге «Контрагентны югары дәрәҗәдәге эзләү» бушлай хезмәте өчен гаризалар кабул итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы һәм бокс үзәге базасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Ярышларда Министрлык командасын ТР икътисад министры ярдәмчесе Ислам Шәрифуллин, Эшчәнлекне тәэмин итү һәм сатып алулар бүлеге башлыгы Радик Мингалиев, Лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ленар Сафин, Макроикътисади фаразлау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Анастасия Вальшина, Көндәшлекне үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Булат Мәрдәнов тәкъдим итте.
Ракетка белән эш итү осталыгын Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының 22 командасы күрсәтте.
Икътисад министрлыгында спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барыла. Спорт атналыгы яхшы узсын! Сәламәт тәндә – сәламәт рух!
2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6,5 млрд сум каралган.Финанслауның зур өлеше – 6,2 млрд сум –балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. ТР Икътисад министрлыгы ачыклаганча, бала тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категорияләре өчен айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.
«Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында эшлекле уенның этабы ахырына якынлашты. 27 октябрьдә Татарстанда йомгаклау уеннары узачак. Проект 12 мең укучы үз эченә алган.
2022 елның 2 ноябрендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «2022 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Экспорт форсажы» һәм «Экспорт стандарты» бизнес өчен белем бирү программаларына һәм аларда катнашу шартларына багышланган онлайн-вебинар үткәрәчәк.
5 инвестицион проект «Чаллы», «Менделеевск» һәм «Чистай» ТОСЭРларында эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышында хупланды. Чара Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.