Юлай Миңнуллин Татарстанның фәнни-технологик үсеше буенча эшче төркем утырышында катнашты

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Чара «Идея» инновацион технопаркында ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин һәм инновацияләрне үстерү бүлеге башлыгы Ренат Галимуллин катнашты. Эшче төркем әгъзаларына медицина эшләнмәләренең сәнәгый чыгарылышын – яңа коронавирус инфекциясенә экспресс-тестлар, робот-симуляторлар, машина төзелеше комплексы предприятиеләрен автоматлаштыру өчен югары технологияле җитештерү роботларын күрсәттеләр. 

Кунакларга шулай ук реверсив инжиниринг үзәге – лаборатор-тикшеренү комплексы мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Эшче төркемдә катнашучыларга технопаркның технологик эшкуарлыкны үстерүгә интеграцияләү инструментларын, уку оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлеген, яңа партнерларны җәлеп итүне тәкъдир иттеләр. 

Мондый хезмәттәшлекнең мисалы булып, шул исәптән технопарк мәйданчыгында «Соллерс» ГАҖнең Фәнни-техник үзәген булдыру һәм Реверсив инжинирингның бүленгән үзәге эше тора.

Хәзерге вакытта технопарк мәйданчыгында 84 предприятие урнашкан, анда 2 600 гә якын кеше эшли. Гомумән алганда, 21,8 миллиард сумлык продукция җитештерелгән.

Эшче төркем әгъзалары киңәшмәнең көн тәртибе мәсьәләләре, катнашучы эшче төркем әгъзаларының фәнни-технологик үсеш программасы пунктлары буенча тәкъдимнәре һәм алдагы карарларны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International