Эшче төркем әгъзалары берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар, алар арасында түбәндәгеләр бар: өлешчә мобилизациягә бәйле кредит каникуллары бирү, 2022 елда Республика маркетинг үзәгенең эш йомгаклары, агымдагы елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары төзегән экспорт контрактлары күләме һәм республика экспортерларының ярдәм чараларында катнашуы.
Мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары бирү буенча Татарстанда эшне оештыру турында Татарстан Республикасы Гарантия фонды доклад ясады. Фонд директоры Рөстәм Мөхәммәтшин бер атна эчендә чараны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен әйтте, республиканың кредит оешмалары һәм микрокредит компанияләре белән эш ничек оештырылганлыгы турында сөйләде.
Шулай ук Республика маркетинг үзәгенең агымдагы елдагы эшенә йомгак ясау турындагы доклад белән Республика маркетинг үзәгенең үсеш идарәсе җитәкчесе Максим Ипатов чыгыш ясады.
Йомгаклау өлешендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан төзелгән экспорт контрактлары саны буенча күрсәткечләргә ирешү һәм экспортка ярдәм итү чараларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының катнашуы турында хәбәр ителде, әлеге тема буенча катнашучылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры урынбасары Эмиль Хисматовны тыңладылар.