Дәүләт Думасы РФнең аерым субъектлары территориясендә партнерлык (ислам) финанславы буенча эксперименталь хокукый эшчәнлек режимын билгеләүне күздә тоткан эксперимент үткәрүне күзаллый торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Закон проекты нигезендә, экспериментны эшләтеп җибәрү 2023 елның 1 февралендә дүрт төбәктә – Татарстан Республикасында, Дагыстан Республикасында, Чечен Республикасында һәм Башкортостан Республикасында планлаштырыла.
Яңа хокукый режимда катнашучылар, пюридик һәм физик затларга, процент рәвешендә түләү алмыйча, акчалата займнар бирергә хокуклы; физик һәм юридик затларны сату-алу (шул исәптән күчемсез милекне) килешүләре төзү юлы белән кичектереп тору шарты белән финансларга хокуклы. Экспериментта катнашучы кредит проценты рәвешендәге түләү алырга, тәмәке, алкогольле продукция, корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерү яки сәүдә итү, шулай ук уен бизнесы белән бәйле эшчәнлекне финансларга хокуклы түгел.
Документ Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан тәкъдим ителде. Закон проектын эшләүдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаша.
Татарстан ислам банкингын үстерүдә актив катнаша. Республикада партнерлык финанслары өлкәсендә инде 15 ел эш алып барыла. Тәҗрибә тупланган, оешмалар эшчәнлегенең гамәлдәге модельләре формалаштырылган. 1 декабрьдә Казанда партнерлык финанславы стандартлары буенча эшләүче Саклык Банкының беренче Россия офисы ачылды.
Партнерлыкны финанслау тәҗрибәләрен сынап карау буенча эксперимент үткәрү турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертү – Россиядә партнерлык финансларын үстерү өчен зур адым. Закон проектын кабул итү гамәлдәге компанияләрнең потенциалын ачарга, тармакка яңа катнашучыларны җәлеп итәргә һәм Якын Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүчеләрдән финанслау чыганакларына керү мөмкинлеген ачарга мөмкинлек бирәчәк.