ТР Икътисад министрлыгында Тыва Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Тыва Республикасы делегациясен кабул итте. Эшлекле визитның темасы –преференциаль территорияләрне үстерү, эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Татарстан тәҗрибәсе, шулай ук «Импортны алмаштыру үзәге» функционалы белән танышу.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре сәнәгать паркларын үстерү тәҗрибәсе, төрле өлкәләрдәге бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган идарә итү инициативалары һәм чишелешләре, шулай ук институцион инфраструктураны камилләштерү инструментлары һәм эшкуарлык эшчәнлеген яхшырту механизмнары белән уртаклаштылар.

Шулай ук очрашу барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен программаларны, инструментларны һәм хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары – Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды уртаклаштылар. Республика маркетинг үзәге вәкилләре санкция басымы нәтиҗәләрен йомшарту өчен булдырылган «Импортны алыштыру үзәге» мөмкинлекләре турында сөйләделәр. «Импортны алмаштыру үзәге» механизмы илдә җитештерелә торган импортны алмаштыра торган продукция турында мәгълүмат җыюны гамәлгә ашырырга, эшчәнлеге чит ил комплектлау әйберләре, товарлар, чимал һәм җиһазлар кертүгә бәйле булган заказчыларга алмаш продукция эзләүдә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Аның каталогында кирәкле продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирүче җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен тәкъдимнәр бар. Ул ике бүлектән тора – «Элек сатып алына торган продукция реестры» һәм «Алмаштыру буенча тәкъдимнәр».

Яклар алга таба хезмәттәшлек, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итүгә, регионнарның һәм бизнеска ярдәм итү институтларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән тәҗрибә һәм карарлар белән алмашу турында килештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International