Муниципалитетларны бизнес җәмгыяте белән активрак эшләргә өндәделәр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бизнес җәмгыяте икътисади үсешкә зур өлеш кертә. Республикада 160 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең XVII съездында хәбәр итте.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары –Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев, республика җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, үткән айлар проблемаларына карамастан, республика икътисады янә сизелерлек үсеш күрсәтте. Тулаем төбәк продукты күләме 3,8 трлн сум тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе күләме - 4,8 трлн сум, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү – 288 млрд сум. Бөртеклеләрдән мул уңыш алынды – 5 млн тоннадан артык. Төзелеш өлкәсе 513,8 млрд сумга җитә, инвестицияләр – 774 млрд сум.

Бизнес җәмгыяте икътисади үсешкә зур өлеш кертә. Республикада 160 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, бу өлкәдә 837 мең кеше эшли, бу барлык эш урыннарының 42 % тан артыгы дигән сүз. Татарстан Президенты кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тулаем төбәк продуктының чиреген формалаштыруына игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитет хезмәткәрләрен бюрократик регламентларны һәм рөхсәт итү процедураларын гадиләштерергә, аларның срокларын кыскартырга, республикада төзелгән эшлекле инфраструктура потенциалын нәтиҗәлерәк файдаланырга, бушаган товар урыннарын актив тутырырга өндәде.

Съезд эше башында ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Ассоциациянең 2022 елгы эше турында отчет тәкъдим итте. Ул муниципалитетларның казанышлары белән уртаклашты һәм киләсе елга көн кадагындагы бурычларны билгеләде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, республика муниципаль берәмлекләрендә сәнәгать паркларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре, авыл җирлекләренә һәм муниципаль районнарның административ үзәге булмаган шәһәр тибындагы бистәләр нигезендә төзелгән шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча бәйге оештыру һәм үткәрү, «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесен оештыру һәм уздыру, «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабын уздыруны оештыру мәсьәләләре буенча Муниципаль берәмлекләр советы белән актив хезмәттәшлек итә.

2023 елда авыл җирлекләренә грантлар 2 млн. сумга һәм шәһәр тибындагы бистәләргә 2,5 млн. сумга кадәр арттырылган. «Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесе чаралары күләме 2023 елга 50 миллионнан 73 миллион сумга кадәр арткан.

Көн тәртибенә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы эше, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы идарәсе органнарына өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең башка актуаль мәсьәләләре турында хисап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International