Татарстан эшкуарлары чит ил партнерлары белән нәтиҗәле сөйләшүләр алып барырга өйрәнәчәкләр

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

21 декабрьдә 11.00 сәгатьтә «Чит ил партнерлары белән сөйләшүләр. Мәдәниятара хезмәттәшлек» темасына бизнес өчен бушлай вебинар башлана .

Онлайн-дәрестә эксперт Ричард Льюис буенча мәдәниятләрнең классификациясе, төрле ил вәкилләре белән сөйләшүләр алып бару үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучы белән сөйләшүләр уздыру, аларга әзерләнү һәм аралашуның беренче минутларыннан ук элемтә урнаштыру турында сөйләячәк. 

Семинар нәтиҗәләре буенча эшкуарлар кирәкле мәгълүмат җыярга һәм сөйләшүләр уздыру өчен скрипт төзергә, оппонентка тәэсир итәргә өйрәнәчәкләр, моннан тыш, катнашучылар төрле ил вәкилләренең мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр. Спикер «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе тренеры Эмиль Шенфельд булачак.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Чара ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International