Экспортерлар өчен вебинар: Татарстан эшкуарлары чит илләрдә килешүләр төзегәндә салым исәбенең үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

22 декабрьдә 11:00 сәгатьтә экспорт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яки башларга планлаштырган эшкуарлар өчен «Тышкы икътисади эшчәнлекнең бухгалтерлык һәм салым исәбе» темасына бушлай вебинар планлаштырылган.

19 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы экспортерлары өчен онлайн-дәресләр сериясе уза. Эшкуарлар чит илләрдә франшизаларны ничек сатырга, Кытай базарларына продукция чыгарырга һәм чит ил партнерлары белән сөйләшүләр алып барырга өйрәнделәр. 

Соңгы дүртенче вебинарда эксперт НДСның нуль ставкасын куллануның дөреслеген раслау өчен нинди документлар кирәклеген һәм күрсәтелгән салымны ничек кайтарырга кирәклеген сөйлиячәк. Эшкуарлар экспорт килешүләренә салым салуның үзенчәлекләрен һәм НДС  ның нуль ставкасын раслау өчен кирәкле документларны контрагенттан алу өлешендә тышкы сәүдә контракты төзү үзенчәлекләрен өйрәнәчәкләр, шулай ук банк гарантиясен куллану мисалында НДСны тизләтелгән кире кайтару механизмын беләчәкләр.

Очрашу спикеры «РЭЦ Экспорт мәктәбе» Автоном коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының сертификатлы тренеры һәм остазы, гамәлдәге экспортер, таможня органнарында 13 елдан артык эшләү тәҗрибәсе булган т Екатерина Яровая булачак.

Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Чара ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International