Татарстан кием җитештерүчеләре, материаллар сатып алуны һәм тарату каналларын үзгәреп шартлар өчен җайлаштырып, үсеш ала.

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

«ENN» Татарстан кием брендына 2021 елда үзенең дусты Юлия Литвина белән Светлана Зәйнетдинова нигез сала, компания өлкәннәр һәм балалар киемнәре җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. 

Бизнеска старт акчалары 30 мең сум тәшкил иткән, штатта нибары бер тегүче булган. Компания Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме ала – сертификация белән ярдәм, җиһазлар сатып алуга ташламалы кредит. Нәтиҗәсе дә күренә: Россиянең эре челтәрләренә онлайн һәм оффлайн кием чыгару һәм сату, Казанда һәм Мәскәүдә үз кибетләрен ачу, Нью-Йоркта мода атналыгында коллекция күрсәтү. 

Компания мәгълүматлары буенча, социаль медиа эшендәге санкцияләр һәм чикләүләр сату каналларына тәэсир итте: бренд маркетплейсларны актив үзләштерә. Казанда офлайн-сәүдәдә вәзгыять яхшырды, сатып алучылар агымы артты, шул ук вакытта Мәскәүдә сәүдә үзәкләрендә трафик кимеде. Компаниядә моның белән бергә сатып алучыларны үзләренә кайтарырга омтылган сәүдә үзәкләреннән арендага алу буенча отышлы тәкъдимнәр артуын билгеләп үтәләр, бу брендларга әлеге хәлдән файдалану өчен яңа мөмкинлекләр бирә. 

Бренд кием коллекцияләрен алдан әзерли, товар запасы формалашкан, шуңа күрә курслар үзгәрү сәбәпле бәяләр арту планлаштырылмый. Компаниягә Европа тукымалар белән тәэмин итүчеләреннән баш тартырга туры килде, хәзергеләре күбесенчә Төркиядән һәм Кытайдан ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итүчеләр. Компаниядә иң мөһим бурыч – продукциянең сыйфатын саклап калу, диләр. 

Чит ил кием брендларының базардан китүе Татарстан җитештерүчеләренә әлеге урынны тутыру мөмкинлеген ача. Җиңел сәнәгать өлкәсендәге компанияләр продукциянең сыйфатын югары дәрәҗәдә саклау максатында дустанә илләрдән тукымалар һәм фурнитуралар китерү өчен яңа логистик чылбырлар төзиләр. Яңа тәэмин итүчеләрне эзләү өчен өстәмә инструмент булып, Республика маркетинг үзәгендә оештырылган Татарстан Республикасының импортны алыштыру үзәге тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International